"Ушков утраулары" паркында "Радужный" коры фонтан ачылды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Мондый бүләк шәһәрлеләргә һәм кунакларга "Аммоний"АҖ шәһәр төзүче предприятиесе ярдәмендә мөмкин булды.

Фонтанны символик рәвештә җибәрү мөмкинлеге район җитәкчесе Радмир Беляевка, "Аммоний" АҖ генераль директоры Дмитрий Макаровка һәм "Наш двор" программасы кураторы Арина Петровага бирелде.

С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае иҗат коллективлары оештырган балалар бәйрәме балаларны һәм олыларны шатландырды

Ачылу тантанасында социаль челтәрләрдә узган фонтан исеменә конкурста җиңүчене бүләкләделәр. Тавыш бирүдә Ушков каскады, Мәхәббәт фонтаны, Радужный, Уңыш фонтаны, "Мон" фонтаны кебек исемнәрнең 5 варианты катнашты. Күпчелек тавыш белән "Радужный" исеме сайланды. Шулай ук шәһәрнең 55 еллыгына багышланган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Район җитәкчесе исеменнән дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров тапшырды.

1 урын-Юлия Камалиева
2 урын-Альбина Садриева
3 урын-Юлия Бадамшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International