Менделеевскида "Аммоний" ял итү скверы ачтылар

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген Тукай урамы,12 адресы буенча урнашкан "Аммоний" ял һәм балалар активлыклары скверын ачу тантанасы булды.

Рәсми ачылышта район җитәкчесе Радмир Беляев һәм «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров катнашты.

Шәһәр хакимиятенә һәм «Аммоний» АҖ адресына халык исеменнән рәхмәт сүзләре белән яңа микрорайонда яшәүче Галия Гомәрова чыгыш ясады.

- Яңа микрорайонда яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә ял итү өчен шартлар тудырганнары өчен Радмир Илдар улы Беляевка һәм Дмитрий Юрьевич Макаровка зур рәхмәт. Хәзер бездә ял итү өчен уңайлы, җайлы сквер бар, - диде ул.

Бәйрәмдә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае,  "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм балалар иҗат үзәге иҗат коллективларыннан күңел ачу уеннары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International