2 август көнне Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәге ветераннары өчен шагыйрь – җырчы Лариса Алексеевна Рубальскаяның иҗатына багышланган “Минем күңелем көзгә көйләнгән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Аның шигырьләре эчкерсез һәм рухлы, сагышлы, шуңа карамастан, алар һәрвакыт оптимистик. «Кольцо горячих рук», «Пока любовь жива», «Танго утраченных грёз».кебек шигырьләр җыентыкларының исемнәре дә шуннан. Лариса Рубальскаяның шигырьләренә 600 дән артык җыр язылган. Катнашучылар «Напрасные слова», «Странная женщина», «Свет в тобой окне», «Доченька», «Лилия» җырларын һәм романсларын ишеттеләр.
Лариса Рубальская язганнарның барысы да күңелгә тия, йөрәккә үтеп керә. Аның әдәби талантка ия хатын-кыз язмышын аңлавы җырлар һәм шигърият яратучыларга, югары хисләргә ышанучыларга чын ләззәт бирә.