29 июль көнне Тойма мәдәният йортында яшьләр өчен шахмат турниры булып узды.
Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм уңышсызлыклары өчен борчылдылар. Шахмат турнирында дуслык җиңде. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.