Светофор – безнең иң яхшы дустыбыз

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

5 август - светофорның туган көне. Бу бәйрәм - балаларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләренә җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Ижевканың «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Светофор - иң яхшы дус»дип исемләнгән тематик сәгать узды. Балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорның нинди төрләре булуын белделәр. Балалар кечкенә Светофор турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар, «Иң җитез», «Рөхсәт ителә – тыела», «Кем тизрәк барып җитә» дигән күңелле конкурсларда катнаштылар. Туган көн кебек үк, светофор өчен «Түгәрәк ипи» җырладылар, ә Светофор, үз чиратында, барлык балаларны да татлы ризыклар белән сыйлады. Светофор ролендә булачак беренче сыйныф укучысы Миңнеханова Карина чыгыш ясады. Тәрбияләнүчеләр көнне файдалы итеп үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International