Яңа Кокшан китапханәчесе клуб белән берлектә "Яраткан китаплар янына кунакка" дип исемләнгән китапханә кичәсе оештырдылар.
Балаларга «Непоседа» журналыннан алынган күрсәтмә буенча "карбыз" җилпәзәсе ясарга тәкъдим ителде. Балалар кроссворд чиштеләр һәм В.Драгунскийның «Арбузный переполох» дигән хикәясен тыңладылар. Укыганнан соң балалар хикәя турында фикер алыштылар һәм җиләк-җимеш исемнәре кергән үзләренең яраткан әсәрләрен атадылар.
Шулай ук "Мифическая существа и море" проектында җиңеп чыккан балаларны бүләкләү булды. Аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.