Яңа уңыш бәйрәме

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Монаш авыл китапханәсендә  «Выль жук» удмурт милли бәйрәме узды.

Бәйрәмне уздыру удмурт халкының гадәти рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милли тарихның чыганакларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Выль жук - яңа уңыш хөрмәтенә бәйрәм. Ул  "арпаны беренче тарттырудан әзерләнгән яңа ботка» дигәнне аңлата. Йола буенча, бу көнне барлык ашамлыклар да яңа уңыштан әзерләнә. Бәйрәм кунаклары  яшелчә һәм җиләк-җимешләр, яңа уңыштан пешерелгән ботка ашадылар, самавырдан бал белән хуш исле үләннәр салынган чәй эчтеләр.  Шулай ук удмурт халкының гореф-гадәтләрен белү буенча конкурсларда һәм викторинада актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International