Сәламәтлеге буенча эшли алмый торган 1 төркем инвалид гражданнар үзләре артыннан мөстәкыйль карый һәм көнкүреш алып бара алмый, чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Мондый ярдәм күрсәткән өчен Россия Пенсия фонды караучы затка компенсация (айлык) түләвен билгели.
Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче, бергә яшәүгә һәм инвалидның гаилә әгъзасы булуга бәйсез рәвештә, эшсезлек буенча пенсия яки пособие алмаган, эшкә яраклы эмма эшләмәүче 14 яшьтән яшьрәк булмаган затка компенсация (айлык) түләве билгеләнергә мөмкин. Компенсация (айлык) түләве 1 төркем инвалидка билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла.
Компенсация (айлык) түләүләр Россия Федерациясе Пенсия фонды органына аны билгеләү турында гариза кергән айдан билгеләнә.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, эшкә яраклы эшләмәүче граждан караса, сезгә һәм караучы кешегә компенсация (айлык) түләүне билгеләү өчен пенсия алу урыны буенча РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.
Компенсация (айлык) түләүне билгеләү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- сезнең һәм сезнең карамакта тәрбияләнүче затның паспортлары;
- уку йортында көндезге бүлектә укучы булса, тәрбияләүче затның укуы турында белешмә.
Моннан тыш, тәрбияләүче затка эшкә сәләтсез гражданнар карау чорларының иминият стажына зачет бирелә. Шул ук вакытта, һәр календарь елында 1,8 шәхси пенсия коэффициенты билгеләнә, бу аның пенсия хокукларын формалаштыруга уңай йогынты ясаячак.