Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә барлыкка килгән сораулар белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең гомуми тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлназ Исмәгыйлова Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьне ничек җибәрергә кирәклеген аңлата.
Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьне ничек җибәрергә?
- Мөрәҗәгатьне түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә мөмкин:
* махсус форма тутыру юлы белән Росреестрның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнашкан rosreestr.gov.ru;
•язма рәвештә почта аша;
* шәхси кабул итү барышында;
* Росреестрның телефон хезмәте күрсәтү буенча ведомство үзәге аша.
Мөрәҗәгатьне карау барышы турында ничек мәгълүмат алырга була?
- Кергән номерны, теркәлү датасын һәм мөрәҗәгать буенча җавап бирү вакытын белү өчен Telegram - @rosreestr_sed_bot каналына язылырга кирәк, анда мөрәҗәгать параметрлары буенча запрос төзергә кирәк: мөрәҗәгать итү датасы, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, я оешманың исеме.
Telegram-каналга күчү өчен сылтама https://t.me/rosreestr_sed_bot
Мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча мәгълүматны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр көн саен эш көннәрендә 8-00 дән 17-00 гә кадәр һәм җомга көнне 8.00 дән 16-45 кә кадәр түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: 8 (843) 255-24-57, 8 (843) 255-24-56.
Мөрәҗәгать нинди срокта каралачак?
- Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә кергән мөрәҗәгать «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59 номерлы ФЗ билгеләнгән тәртиптә карап тикшерелергә тиеш.
* мөрәҗәгать кергән көннән өч көн эчендә мәҗбүри теркәлергә тиеш;
• Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә килгән мөрәҗәгать аның теркәлгән көненнән алып 30 календарь көн эчендә карала;
* аерым очракларда язма мөрәҗәгатьне карау срогы 30 көннән дә артмаска тиеш. Мөрәҗәгать авторына карау срогын озайту турында язмача хәбәр ителә.
Татарстан Росреестрына шәхсән кабул итүгә килү мөмкинлеге юк. Онлайн форматта шәхси кабул итү мөмкинме?
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Сезгә "Гражданнарны интернеттан видео аша кабул итү" хезмәтен тәкъдим итә. Видео-кабул итү атна саен уза, аны идарә җитәкчесе урынбасарлары алып бара:
- - Борһанова Лилия Борисовна-пәнҗешәмбе 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр (күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча);
- Костин Артем Петрович-сишәмбе 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (җир сораулары буенча).
Әлеге хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе сайтында түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: <url> https://rosreestr.tatarstan.ru өстәмә бит - "Гражданнар мөрәҗәгатьләре « - »видео аша кабул итүгә язылу".
Мин Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать иттем. Соңрак ачыкланганча, минем мөрәҗәгатьтәге сораулар идарә компетенциясенә керми. Миңа мөрәҗәгатьне кире кайтарырга кирәкме?
- Мөрәҗәгатьне кире кайтарырга кирәкми. 2006 елның 2 маендагы 59 номерлы ФЗ нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эшчәнлек өлкәсенә керми торган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр теркәлгәннән соң җиде көн эчендә башка дәүләт органнарына, аларның компетенциясе нигезендә, озату хаты белән җибәрелә, бу хакта мөрәҗәгатьләрнең авторларына язмача хәбәр ителә.