Каникул күп булмый

2022 елның 5 августы, җомга

Җәй - балаларның иң яраткан вакыты, җәй көне иң озын каникуллар.  Һәр җәйге ай якты истәлекләр бүләк итә, төрле җиләк-җимеш белән сыйлый. Әмма аеруча юмарт ай - август ае. Ул узып баручы җәйгә йомгак ясаган кебек, анда шатлык та, сагыш та яшеренгән кебек була.

5 августта  балалар, бергә искиткеч җәйге көнне үткәрергә, аралашырга һәм уйнарга, авыл китапханәсе оештырган «Каникул күп була алмый» уен программасына җыелды.

Чара Ижевка авыл  мәдәният йорты каршындагы җәйге мәйданчыкта узды һәм әңгәмәдән - елның иң якты, шатлыклы һәм күңелле вакыты - җәй турында әңгәмәдән башланды. Чарага килгән балалар ике командага бүленделәр: «Радуга» - команда капитаны Пятков Паша һәм «Чәчәкләр» - капитаны Хөрмәтуллина Альбина.

Катнашучылар «Күңелле көнгерә», «Тупны бир», «Кем тизрәк», «Официантлар», «Җиләкләр җый», «Хәйләкәр сорауга җавап бир» һ.б. уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар  Барлык уенчылар биремнәрне актив башкардылар, үз командаларын хупладылар һәм иптәшләренә ярдәм иттеләр. Программа күңелле һәм тату атмосферада узды. Катнашучыларның барысы да бик күп уңай, күтәренке кәеф һәм татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International