5 август көнне Турай авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Светофорны хөрмәт итегез» дип исемләнгән күңелле танып-белү-уен программасы үткәрелде.
Балалар өч күзле җайланманың килеп чыгу тарихын, шулай ук светофор турында кызыклы фактларны игътибар белән тыңладылар. Укучылар игътибарына «Минем дустым - светофор " дигән тематик китап күргәзмәсе һәм «Юлны дөрес итеп уз», «Рөхсәт ителә – тыела" дигән мавыктыргыч уеннар тәкъдим ителде. Уеннар вакытында балалар юл йөрү кагыйдәләре, төрле юл вәзгыятьләре белән таныштылар. Яшь китап укучылар юл турында табышмаклар чиштеләр, светофор ясадылар. Ә соңыннан Вера Хәмидуллинаның «Акыллы һәм катлаулы юл кагыйдәләре», «Зур сәяхәт», «Куркынычсыз юл» дигән кызыклы китаплары белән таныштылар.