Светофория илендә

2022 елның 5 августы, җомга

5 август – Халыкара светофор көне уңаеннан, Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән “Светофория илендә” дигән уен-сәяхәт оештырылды. Катнашучылар әкияти автобуста “Светофория иленә” сәяхәт иттеләр. Балалар беренче светофорларның килеп чыгу тарихын белделәр, транспорт чаралары турында табышмакларга җавап бирделәр, “Автомульти” уенын уйнадылар. Ахырда китап-журналлар белән таныштылар, “Светофор” һәм “Юл кагыйдәләре” дигән мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International