"Укылмаган китап битләре буйлап сәяхәт" җәйге узышлары

2022 елның 5 августы, җомга

Монаш авыл китапханәсендә “Укылмаган китап битләре буйлап сәяхәт” дигән җәйге узышлар булып узды.Балалар әдәби поездда юлга кузгалдылар. Беренче тукталыш «Китапханә». Китапханәче балаларга яңа китаплар һәм балалар журналлары күрсәтте һәм китаплардан кызыклы геройлар турында сөйләде. Биредә балалар төрле әдәби уеннар уйнадылар. «Әкият» станциясендә балаларны әкиятләр буенча викторина көтте, ә менә «Минутка» станциясе сәяхәтчеләргә физкультминутка тәкъдим итте. Балалар туп белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Әдәби поезд барышында сәяхәттә катнашучыларның барысы да бик теләп әдәби геройлар, китап турындагы табышмакларны чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International