Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Казанда 2022 елның 25-26 августында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.
"Берләшмә"форумы-танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.
Форумда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, граждан активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар чакырыла.
Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумына теркәлү ачылды. https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/