2022 елның 5-7 августында Менделеевск шәһәренең «Батыр» спорт комплексында БТФ тхэквондо буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионаты узды.
Ярышларда Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе, Пермь крае, Самара һәм Ульянов өлкәләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында ярышларда " Батыр" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Шәрәфетдинова Диана 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны яулады.
Гомумкоманда зачетында нәтиҗәләр түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Татарстан Республикасы
2 урын-Самара өлкәсе
3 урын-Ульянов өлкәсе