7 август көнне Енабердино авыл мәдәният йортында "Песиләр турында без нәрсә беләбез" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Балалар әдәбиятта, сәнгатьтә, уен эшчәнлегендә мәчеләр образы белән таныштылар. Төп геройлар мәчеләр булган китапларны укыдылар. Таныш булмаган хайваннар белән аралашуныж куркынычлылыгы, аларның агрессиясе вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. "Ветеринария шифаханәсе" һәм "Тычканнар 1әм мәчеләр" уеннары белән кызыксындылар. Ә ахырда балалар үзләренең яраткан песиләрен ясадылар.