Бөтендөнья светофор көне

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

5 август-Бөтендөнья светофор көне.  Абалач мәдәният йорты "безнең дустыбыз-светофор"дигән танып - белү-уен программасы үткәрде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре-транспорт арта барган хәзерге дөньяда бик мөһим. Балаларга да, өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искәртү мөһим. Абалач мәдәният йортында балаларның юлда үз-үзеңне тоту турында белемнәрен тикшерделәр һәм ныгыттылар. Табышмаклар чиштеләр, җитди сорауларга җавап бирделәр. Барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирелде.   Куркынычсызлык барыннан да югары!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International