"Светофор"танып-белү уены

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

5 август көнне Иске Гришкин авыл мәдәният йорты территориясендә "Светофор"дип исемләнгән танып-белү уены үткәрелде.Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр һәм практикада уен форматында ныгыттылар. Анда төрле юл һәлакәтләре тәкъдим ителде. Балалар куелган вәзгыятьләрдә зур кызыксыну белән катнаштылар, дөрес чишү юлларын эзләделәр. Чараның максаты: балаларда урамда куркынычсыз тәртип нигезләре формалаштыру; балаларны уен формасында светофор сигналлары һәм җәяүлеләр юлы белән таныштыру; таныш юл билгеләрен, светофор сигналларын әйтә белүне ныгыту; күзәтүчәнлекне үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International