Җәйге каникуллар дәвам итә. Тихоново китапханәсе балаларның ялын кызыклы, танып белү-күңел ачу чаралары үткәрү белән тулысынча төрлеләндерергә омтыла.
Китапханә-ул аралашу, иҗат, ял итү өчен ачык киңлек. "Китапханәдә уен" проекты зур популярлык казана. Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту өчен менә дигән ысул. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары-тере аралашу. Балалар мультфильмнар карарга бик яраталар. Шулай ук китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен газета - журналларның бай ассортименты бар.