Балалар куллары могҗизалар тудыра

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

6 августта Сәйтәк авыл китапханәсендә “Балалар куллары могҗизалар тудыра” дигән күңелле кичә үтте.

Кәгазь иҗат өчен кулланыла торган материалның иң үтемле һәм универсаль төрләренә карый. Яшь китап укучылар төсле кәгазь ярдәмендә кәгазь җилпәзә ясарга кызыксынып өйрәнделәр. Башта кызлар гына җыелдылар, ләкин соңрак малайларны да бу шөгыль кызыксындырды. Алар рәхәтләнеп кәгазьне бөкләп, ябыштырып һәм аксессуарны бизи башладылар. Балалар кызыклы эшләнмәләр генә ясап калмадылар, күп кенә яңа нәрсәләр белделәр. Мондый эшчәнлек образлы фикерләү, игътибарлылык, хыял, иҗат фантазиясен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International