Бәзәкә авыл мәдәният йортында "Тылсымлы буяулар дөньясы" дигән эстетик-иҗади чара үткәрелде.
Безнең максат - эстетик зәвык, иҗат, фантазия формалаштыру. Чөнки һәркем үзенең әйләнә-тирә дөньясын рәсемендә чагылдырырга тырыша. Безнең балалар үзләрен чын тылсымчылар итеп хис итте, аларның тырышлыгы аркасында тылсымлы рәсемнәр, үз әти-әниләренә күрсәтергә алып киткән матур эшләр пәйда булды.