Мин бу җирне Ватаным дип атыйм

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Яңа Кокшан авылы китапханәчесе китапханәдә Яңа Кокшан тарихы буенча квест үткәрде. Уенга гаиләләре белән дә,  дуслары белән дә катнашырга килгән иделәр.

Кечкенә балалар Кокшан турында яңа белемнәр алдылар, өлкәннәр шулай ук  белемнәрен тулыландырдылар. Квест дусларча атмосферада узды. «Тарихи», «Табигать» һәм «Атаклы һәм къренекле шәхесләр» дигән өч станция үтәргә кирәк иде. Барлык сораулар һәм биремнәр үзара бәйләнгән һәм бер биремнән икенчесенә күчәргә ярдәм иттеләр. Ахырда "хәзинәләр" белән борынгы чемодан таптылар. Катнашучылар һәр этаптан соң баллар алды. Борынгы карталар, иярчен фотолар, фотосурәтләр белән эшләргә туры килде. Балалар һәм өлкәннәр күзгә күренми торган кара һәм UV-фонарь белән эшләүдән зур шатлык алдылар. Квестта катнашучыларның барысы да уңай бәяләмәләр һәм рәхмәт сүзләре калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International