Китап сөючеләр көнендә Турай авылы китапханәсе янындагы чирәмлеккә каникулларның бер көнен китап белән бергә үткәрергә теләүче балалар килде. Чирәмлек чарада катнашучыларны күп төрле китаплар һәм уку урыннары сайлау мөмкинлеге белән каршы алды. Кемдер келәмдә, кемдер эскәмиядә, ә кемдер агач кәүсәсе артында урнашты. Балалар яраткан китапларын укыдылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, кайберләре журналлар ясадылар, төрле уеннар уйнадылар, вакыт бик тиз үтеп киткәнен сизмәделәр дә. Саф һава һәм табигать – укырга җыену өчен иң кулай урын икәнлеген күрсәтте.