Тойгуҗа авыл мәдәният йортында танып-белү әңгәмәсе һәм "Светофорны буя" дигән мастер-класс узды.
Светофорлар-һәр шәһәрдә юл хәрәкәтенең алыштыргысыз элементы. Хәтта Халыкара светофор көне дә бар. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гәйфетдинова Гөлнара танып-белү әңгәмәсе үткәрде, анда балаларга бу гадәти булмаган бәйрәмнең кайчан билгеләп үтүләре, аның тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Аннан соң "Светофорны буя" дигән мастер-класс үткәрелде.