Татарстан Росреестрына даими рәвештә гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә: ни өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документлар бирелгән, ә теркәүче органда аларны хәтта карамыйлар да.
Документларны карамыйча кире кайтару өчен сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Әмма еш очрый торганнарның берсе - дәүләт пошлинасын вакытында түләмәү.
Хокукны дәүләт теркәвенә алган өчен күләме РФ Салым кодексында билгеләнгән дәүләт пошлинасын түләү зарурлыгы каралган.
Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатуынча, дәүләт пошлинасын милек хокукын теркәү өчен гариза һәм документлар биргәндә дә түләп була. Әмма дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасында документларны дәүләт теркәвенә алучы тарафыннан карау вакытына дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат булмаса, ә аны түләү турындагы квитанция мөрәҗәгать итүче тарафыннан тәкъдим ителмәсә, аны биргән көннән алып 5 эш көне узгач, документларның бөтен пакеты мөрәҗәгать итүчегә карамыйча кайтарылырга тиеш! Күрсәтелгән тәртип дәүләт пошлинасы тулы күләмдә түләнмәгән очракларга да кагыла.
Шулай ук шуны да истә тотарга кирәк: әгәр мөрәҗәгать итүче дәүләт пошлинасын түләсә, әмма документлар кире кайтарылган булса, исәпкә алу-теркәү гамәлләрен дәвам итү өчен документларны яңадан тапшырырга кирәк булачак.
Әгәр мөрәҗәгать итүче, киресенчә, дәүләт пошлинасын законда каралганнан күбрәк күләмдә түләсә, артык сумма кире кайтарылырга тиеш.
Артык түләнгән пошлинаны кире кайтару өчен нигез - түләүченең яисә аның ышанычнамә буенча вәкиленең гаризасы. Кире кайту турындагы гаризага, әгәр пошлина тулы күләмдә кайтарылырга тиеш булса, түләү документларының үзен беркетергә кирәк. Әгәр дә ул өлешчә кире кайтарылырга тиеш булса - түләү документлары күчермәләре.
Шуны белү мөһим: дәүләт теркәвенә алудан баш тарту турында карар дәүләт теркәвенә алу (кире кайтарып җибәрмәү яисә туктатып тору!) хокукларын кабул иткән очракта, дәүләт пошлинасының түләнгән суммасы кире кайтмый, ә хокукны теркәүне туктату турында гариза биргәндә мөрәҗәгать итүче түләнгән сумманың яртысын кире кайтарырга яисә аннан соң хокукларны дәүләт теркәвенә алган өчен өч ел дәвамында мөрәҗәгать иткәндә кулланырга мөмкин.
Әгәр документларны электрон рәвештә тапшырсаң, дәүләт пошлинасының күләмен киметергә мөмкин. Шул ук вакытта әлеге өстенлектән бары тик физик затлар гына файдалана алуын күздә тоту мөһим. Юридик затларга әлеге норма кагылмый. Мәсәлән, физик затлар өчен милек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасы күләме, мәсәлән, 2000 урынына 1400 сум тәшкил итәчәк.