Хакимияттә гражданнарны кабул итү узды

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген, 9 августта, район хакимиятендә район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Шулай ук кабул итүдә планлаштырылган мәсьәләләр буенча җаваплы чакырылган белгечләр дә катнаша.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Гражданнарны чираттагы кабул итүгә 5 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар КФЙны капиталь ремонтлау, ишегалдында эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, йорт ишегалдында күл барлыкка килү, велоюллар буенча эшләрне тәмамлау турында иде.

Барлык мөрәҗәгатьләр һәм аларның башлангыч карарлары беркетмәдә теркәлгән һәм район җитәкчесенең шәхси контролендә торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International