Иске Гришкин авыл китапханәсендә балалар өчен дару үләннәре турында "Шифалы үләннәр" дигән танып белү уены үткәрелде.
Китапханәче балаларга файдалы үләннәр бәйләме җыйды: зәңгәр мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, усак яфрагы, юкә чәчәкләре һәм башкалар. Балалар дару үләннәрен танып, аларның нинди сыйфатларга ия булуын һәм кешеләргә нинди файда китерүен белделәр. Алар шулай ук шифалы үләннәр турындагы китаплар белән таныштылар, "фитоаптекада" рәхәтләнеп уйнадылар.