Роспотребнадзор: Себер түләмәсен профилактикалау турында

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Роспотребнадзор себер түләмәсе - авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның, шулай ук кешенең аеруча куркыныч йогышлы авыруы булуын искә төшерә. Авыру кыска вакыт һәм кискен бара.

Себер түләмәсе симптомнары:


Тән температурасы күтәрелү, туңу, калтырану

Баш авыртуы.

Көчле хәлсезлек

Бил тирәсендә авыртулар

Инфекциянең йокканда гомуми күренешләр белән бер үк вакытта тире күренешләре дә барлыкка килә, аларның төп үзенчәлеге - кара агышлы күгәрекләр булу.

Инфекция чыганагы

Кеше өчен мөгезле эре терлек, ат, сарык, кәҗә куркыныч тудыра. Алар белән элемтәдә булганда авыру йоктырырга мөмкин. Зарарланган объектлардан туфрак, тирес, авыру хайваннарны караганда әйберләрен тоту һәм аеруча терлек күмү урыннары куркыныч тудыра. Авыру терлекләрдән алынган продуктларны куллану да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Иң куркынычы - һава-тузан юлы белән зарарлану.  

Инкубацион вакыты

Авыруның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән сигез көнгә кадәр, еш кына ике-өч көн дәвам итә.

Авыруның башлангыч мизгелендә температура нык күтәрелә, агулану күзәтелә, баш авырта, бил сызлый. Баш, муен, авыз һәм борын куышлыкларында чуан булса авыру аеруча авыр уза һәм сепсис булырга мөмкин.

Профилактика

Ул мөгезле эре терлекне иммунлаштыруны эченә ала, авыру терлекләрне үз вакытында ачыклау һәм дәвалау, йогышсызлау үткәрү, шулай ук прививкалар ясау. Терлекчелек продуктларын тиешсез урыннарда һәм ветеринар тикшерүеннән башка сату тыела.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International