Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, бруцеллез — кискен йогышлы-аллергия, зооноз авыруы, нигездә, авыл хуҗалыгы хайваннарыннан кешегә күчә.
Кешедән кешегә инфекция бирелми.
Бруцеллезны кузгатучы Brucella ыруына карый.
Бруцелл бактерияләренең берничә штаммасы бар. Кайбер төрләре сыерларда очрый. Икенчеләре этләрдә, дуңгызларда, сарыкларда, кәҗәләрдә һәм дөяләрдә очрый.
Кеше өчен бруцеллез инфекциясенең төп чыганаклары булып сарыклар, кәҗәләр, эре мөгезле терлекләр, дуңгызлар тора.
Авыру хайваннан кешегә инфекция тапшыру факторлары булып хайванардан алына торган чимал (йон, мамык, тире), ит-сөт продуктлары, терлекләрне карау предметлары, бруцеллалар белән зарарланган тизәкләре һәм башка объектлар хезмәт итә.
Инкубация чоры 1 атнадан 2 айга кадәр тәшкил итә. Авыру башлану, кагыйдә буларак, гәүдә температурасы 39 - 40 ка кадәр күтәрелү белән бара (кичке һәм төнге сәгатьләрдә температура күтәрелү характерлы).
бруцеллезның гомуми симптомнары грипп симптомнары белән охшаш:
- бизгәк (иң югарысы көннең икенче яртысында барлыкка килә);
- аркада авырту, тән сызлау
· начар аппетит һәм авырлыкны югалту, хәлсезлек;
· баш авырту;
- төнлә тирләү;
· эч авырту;
· ютәл.
Дәвалау бактерияләргә каршы препаратлар белән башкарыла.
Инфекция кузгатучының тотрыклылыгы:
Суыткычта саклана торган чи сөттә бруцеллезны кузгатучы - 10 көнгә кадәр, ак майда - 4 атнадан артык, өй шартларында ясалган сырда - 3 атна, брынзада - 45 көн; ачыган сөттә - 8 көн, каймакта - 8-15 көн, кымызда, иттә - 12 көнгә кадәр саклана
Шуны истә тотарга кирәк, бруцеллар катырылган ит һәм сөт продуктларында бөтен саклау срогы дәвамында тереклек итәргә сәләтле булып кала.