27 августта Менделеевск 55 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан масштаблы тантаналар Дуслык Паркы территориясендә планлаштырыла. Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
Барыгызны да гаиләләр белән килергә чакырабыз. Балалар өчен шәһәрчек эшләячәк, сәүдә мәйданчыклары җәеләчәк. Бәйрәм иртәнге 10 да Геройлар узышыннан башлана, аннары ветераннар кичәсе һәм 18.00 сәгатьтән - зур салют белән тәмамланачак кичке программа үтәчәк, - дип сөйләде Радмир Беляев.
Бәйрәм чараларында 5 меңнән артык кунак катнашыр дип көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәмне Менделеевскиның төзелә торган стадионыннан Дуслык Паркына күчерү турында карар кабул ителде.
"Тантаналарда инде хәзерге вакытта 5 мең кеше катнашырга планлаштырулары билгеле булды. Кызганычка каршы, без башта юбилей үткәрергә теләгән стадион барлык теләүчеләрне сыйдыра алмаячак. Шуңа күрә Дуслык паркында бөтен нәрсәне үткәрәчәкбез, ул барлык теләүчеләрне кабул итәчәк. Ә без Менделеевскида яшәүчеләрне дә, башка шәһәр һәм районнардан килгән кунакларны да көтәбез», - диде район җитәкчесе.
Озак елларга сузылган Менделеевскидагы стадион бу җәйне актив төзелә башлады. Ул 1 сентябрьдә Белем көненә ачылачак, дип планлаштырыла.