Менделеевскидагы стадионны 1 сентябрьдә ачачаклар

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Менделеевскида яңа стадионны рәсми рәвештә 1 сентябрьдә ачарга планлаштыралар. Бу хакта VK мәйданчыгында туры эфир вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде. Озак еллар төзелеп килүче объектта хәзер актив эшләр бара.

"Менделеевск командасы көн саен яңа стадионны тикшерә. Без аны 1 сентябрьдә ачабыз. Шунда ук дусларча матч уздырачакбыз. Чара Белем көненә багышланачак", - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Стадион күренекле галим-химик Д.и. Менделеев исемен йөртәчәк. Объект исемен социаль челтәрләрдә район җитәкчесе аккаунтларында эшләтеп җибәрелгән тавыш бирү вакытында шәһәр халкы үзләре сайлаган. Элегрәк, 27 августта, нәкъ менә стадионда Менделеевскиның 55 еллыгына багышланган тантаналар узачак дип ниятләгән идек. Әмма, кунаклар күп булу сәбәпле, әлеге чараны Дуслык паркында үткәрергә карар кылынды. Яңа стадион 1000 урынга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International