Менделеевскиның юбилеена шәһәр тарихы турында китап тәкъдир итәләр

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Менделеевскида шәһәрнең 55 еллыгына багышланган китап эшләүне төгәлләделәр. Бу хакта VK мәйданчыгында туры эфир вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.

Китап шәһәр тарихына һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә багышланган. Басма шәһәр көнендә, 27 августта тәкъдир ителә. 

«Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Менделеевскины котлауга кул куйды, ул китапта һичшиксез чагылыш табачак», - диде Радмир Беляев. 
Басма, шәһәрдә яшәүче һәркем аның белән таныша алсын өчен, Менделеевск китапханәсенә тапшырылыр дип планлаштырыла, 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International