Администрациядә авыл хуҗалыгы хайваннарының аеруча куркыныч авыруларын кертүне кисәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген администрациядә, Спас районында дуңгызларда африка чумасы учагы ачылу сәбәпле, йогышлы авыруларны, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларны, Татарстан Республикасы территориясенә кертүне һәм таратуны булдырмау буенча республика штабының ашыгыч утырышы узды.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Фәнис Мифтахов,  "Менделеевск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Наил Кәлимуллин, шулай ук КФХ, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре катнашты.

Татарстанның Спас районында дуңгызларда Африка чумасы очрагын таптылар. Мондый диагноз булган өч хайванны рәсми рәвештә теркәгәннәр.

Куркыныч зона эпизоотик учак чикләреннән 5 чакрым радиуста билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International