10 август көнне Яңа Кокшан китапханәчесе “Чыгып кара әле” Escape room уенын уздырды. Уенда кодлы йозакка "ябылган" уку залыннан чыгарга кирәк иде.
Уенчыларга йозактан хисап кодын табу өчен табышмаклар, башваткычлар, лабиринтлар чишәргә кирәк иде. Шулай ук күңел ачу өчен "Кыр буйлап үтеп, чокырга төшеп китмә" дигән мини уен да төзелгән иде, ә җиңгән өчен уенчылар ярдәмлекләр алды. Уенда балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр катнашты. Барлык бурычларны да команда башкарып чыкты, уен 1,5 сәгать дәвам итте, һәм барысы да яхшы кәефтә киттеләр. Балаларга компьютер уенына караганда мондый уен катлаулырак тоелса да, бик актив катнаштылар. Катнашучылар уңай бәяләмәләр калдырды.