1 августтан энергияне сак тоту темасына «Кояшлы куян» XIII Республика балалар иҗат эшләре конкурсында катнашуга гаризалар кабул итәргә старт бирде.
Конкурста катнашырга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла.
Конкурс «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь», «Иң яхшы эшләнмә» һәм «Күләгәдән чык» номинацияләрендә уздырыла.
XIII “Кояшлы куян”ның төп үзенчәлеге - 4тән 6 яшькә кадәрге конкурсыбызның иң яшь катнашучылары өчен махсус булдырылган “Күләгәдән чык” дигән яңа номинация. Әлеге номинациядә балаларның ата-аналары белән берлектә иҗат эшләре бәяләнәчәк.
Ел саен конкурс энергетика ресурсларын куллануның актуаль темасына игътибар җәлеп итү, шулай ук үсеп килүче буын арасында энергияне сак тоту моделен популярлаштыру өчен үткәрелә.
Эшләр 2022 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә. Финалистларны һәм җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, ә иң яхшы эшләр авторлары Казанга ноябрь аенда Халыкара энергия саклау көненә багышланган тантаналы бүләкләүгә чакырылачак
Конкурста катнашу өчен иҗат эшеннән, катнашучының анкеталары һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутырылган гариза бирергә кирәк. Эшләр «Татэнергосбыт» АҖнең теләсә кайсы филиалында яки клиентларга хезмәт күрсәтү офисында кабул ителә, шулай ук түбәндәге адрес буенча юлланырга мөмкин: 420059, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110 «В» йорт, «Кояшлы куян» билгесе белән. Хикәяләр һәм шигырьләр «Кояшлы куян» хаты темасын күрсәтеп pressa@tatenergosbyt.ru электрон почтасына җибәрелергә мөмкин.
Хөрмәтле катнашучылар! Катнашуга гариза җибәргәнче, конкурс турындагы Нигезләмә белән компаниянең рәсми сайтында игътибар белән танышуны сорыйбыз. Конкурсны оештыру һәм анда катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат «Татэнергосбыт» АҖнең рәсми сайтында «Матбугат үзәге/Конкурс/Кояшлы куян» бүлегендә яисә 8(843)233-15-87 телефоны буенча белергә мөмкин.
Катнашучыларга уңышлар һәм иҗади илһам телибез!