Җәйге каникуллар ахырына якынлаша, һәм яңа уку елына да күп калмады. Менделеевск районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Алгуатов Константин Рифович кисәтә:
Әгәр дә сез балагызның юлда үз-үзен хәвефсез тоту күнекмәләренә ия булуы белән кызыксынасыз икән, "Юлда сак бул" дигән сүз белән генә эш итмәгез. Ул балага нәрсәдән куркырга кирәклеген аңлатмый.
Юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бергәләп булдыру яхшырак, балалар бакчасына, мәктәпкә һәм кире кайтканда барганда, ничек кирәклеген үзегезнең үрнәктә мисал күрсәтү яхшырак.
Юлда баланың кулыннан нык тотыгыз. Олы кеше янында булганда, бала аңа ышана һәм юл артыннан күзәтми, яки начар күзәтә. Балада юлга чыгар алдыннан туктарга, борылып карарга - шуннан соң гына юлны аркылы чыгарга күнектерегез.
Бала төгәл белергә тиеш: юлны билгеләнгән урыннарда гына - җәяүлеләр кичүендә һәм чатта гына аркылы чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, юлга чыкканчы, юл кырыеннан бер метр ераклыкта бала белән туктагыз, борылып сулга һәм уңга карарга кирәк, һәм әгәр ике яктан да куркыныч тудырган транспорт булмаса, чыгарга мөмкин. Өстәвенә, тыныч, салмак адымнар белән барырга һәм һич тә йөгермәскә кирәк. Балалар өчен җәяүлеләр өчен җайга салынмый торган урыннарда юлны аркылы чыгулар зур куркыныч тудыра. Монда балага автомашиналарга кадәр араның ике яктан да аңа юлны узарга мөмкинлек бирәчәгенә инану мөһим.
Балалар еш кына автомобильдән, автобустан чыккач, юлның икенче ягына күчәргә омтылганда транспорт тәгәрмәчләре астына эләгә. Бу очракта транспорт чарасын алдан та, арттан да узарга куркыныч, дип аңлатыгыз.
Исегездә тотыгыз! Бала, ата-аналарыннан үрнәк алып, юл законнарына өйрәнә.