Алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең берләштерелгән утырышы уздырылды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

2022 елның 12 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырыш 2022 елның I яртыеллыгында эш нәтиҗәләре буенча уздырылды.

Ваклап сату базарындагы хәлләр, законнардагы үзгәрешләр, контроль-күзәтчелек органнарының муниципаль берәмлекләр белән алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау мәсьәләсе буенча үзара хезмәттәшлеге рәвеше, штрафларны түләтү эше турында Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина сөйләде.

Муниципаль берәмлекләр проблемалары буенча Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе - Олег Павлов, Актаныш муниципаль районы - Рөстәм Ильясов, Минзәлә муниципаль районы - Марат Кәримов, Алабуга муниципаль районы - Ленар Нургаянов, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов, Икътисад, ТОСЭР һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ленар Әхмәтов, Тукай муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Яббарова чыгышлары тыңланды .

Киңәшмәгә ведомство карамагындагы районнарның эчке эшләр министрлыгы бүлекләре, «Бургарпиво» ААҖ, «АБ ИнБев-Эфес» АҖ филиалы башлыклары, «Алкоторг»ҖЧҖ вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов утырышка йомгак ясады һәм уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International