12 августта, төзүчеләр көне алдыннан, 11.00 сәгатьтә, төзелеш компанияләре вәкилләре, шулай ук өлешләп төзүдә катнашучылар өчен «Вконтакте» да турыдан-туры эфир булачак.
Аны үткәрү барышында Татарстан Росреестры эксперты Альбина Алексеева йорт салучыларда һәм өлешчеләрдә күчемсез милекне теркәгәндә барлыкка килә торган актуаль сорауларны яктыртачак, шулай ук өлешләп төзү өлкәсендәге законнардагы төп үзгәрешләрне аңлатачак.
Турыдан - туры эфирны төзелеш компаниясе вәкиле Эльвира Галәветдинова үткәрәчәк.
Үз сорауларыгызны хәзер үк Татарстан Росреестрының «ВК» дагы рәсми битендә мессенджерга җибәрә аласыз. https://vk.com/rosreestr16 к