Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына, мәсәлән, институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы чаралары белән уку мөмкинлеге турында искә төшерә. Өстәвенә, баланы укытуга ана капиталы белән турыдан-туры үз шәхси компьютерыннан яки смартфоннан, РПФ клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә идарә итәргә мөмкин.
Мөһим! Белем бирү оешмасы Россия территориясендә булырга һәм тиешле белем бирү хезмәтләре күрсәтү хокукына ия булырга тиеш.
Ана капиталы белән эш итү турында гариза сертификат хуҗасы тарафыннан Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки КФҮтә тапшырыла.
"Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү күчермәсе, әгәр Россия Пенсия фонды бүлеге һәм уку йорты арасында мәгълүмати алмашу турында килешү төзелгән булса кирәкми, аның кысаларында фонд кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Шулай итеп, ана капиталын тулысынча дистанцион рәвештә файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.