Администрациядә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының егерменче утырышы һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының ундүртенче утырышы узды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

12 августта администрациядә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының егерменче утырышы һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының ундүртенче утырышы булды. Утырыш  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә узды.

Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТИҮ җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәлә каралды:

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проектын раслау турында

Шәһәр Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәлә каралды:

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының " Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын раслау турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International