Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
Табигый янгыннар барлыкка килүнең төп сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке, янып торган шырпы, атудан соң пыскып янучы шырпы, майлы чүпрәк яисә ветошь, кояш нурларын сындыра торган пыяла шешә, чүп-чарны яндыру, урман мәйданнарын авыл хуҗалыгы өчен файдалану яки төзекләндерү өчен урман мәйданнарын ут ярдәмендә чистарту. Әмма табигый янгыннарның төп потенциаль чыганакларының берсе - учак. Кайбер очракларда табигый янгыннар алдан ниятләнгән ут төртү, техноген авария яки һәлакәт нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Һәр җәй саен урман янгыннары өметсезлеккә китерә торган котылгысызлык белән башлана. Моңа күнегергә ярамый. Урманнар дистә еллар дәвамында торгызыла. Әгәр дә сез урман янгынын бер генә тапкыр күрсәгез дә, бу коточкыч картинаны беркайчан да онытмыйыз.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, урман янгыны зонасына эләксәгез, нишләргә дигән киңәшләр бирәләр.
Янгыннар килеп чыкмасын өчен, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Табигать мохитендә янгыннарны булдырмау максатында түбәндәгеләр тыела:
Әгәр дә сез урманда янгын учагы янында яки торфлыкта булсагыз
Әгәр дә сез урманда яки торфлыкта янгын учагы янында булып чыксагыз һәм аны үз көчегез белән җиңә алмасагыз, якын-тирәдәге барлык кешеләрне кичекмәстән куркыныч зонадан чыгу зарурлыгы турында кисәтеп куегыз. Аларны юлга яки урман юлына, киң аланга, елга ярына яки сулыкка, кырга чыгаруны оештырыгыз. Куркыныч зонадан ут хәрәкәтенә перпендикуляр рәвештә тиз чыгыгыз, Янгыннан чыгып булмый икән, сулыкка керегез яки юеш киемнәр белән капланыгыз. Ачык киңлеккә яки аланга чыккач, аз төтенләнгән һава сулагыз,, авызны һәм борынны мамык-марля бәйләвече яки чүпрәк белән каплагыз.
Янгын зонасыннан чыкканнан соң торак пункт администрациясенә, урманчылыкка яки янгынга каршы хезмәткә, шулай ук җирле халыкка янгынның урыны, күләме һәм характеры турында хәбәр итегез. Янгын зонасының торак пунктка якынлашуы турында хәбәр итү сигналларын белегез һәм янгыннарны сүндерүне оештыруда катнашыгыз.
Зур булмаган тәбәнәк янгыннарның ялкыннарын, яфраклы ботаклар, юеш туфрак, су сибеп сүндерергә була. Торфлы янгыннарны су сибеп сүндерәләр. Янгын сүндергәндә сак булыгыз, юллардан һәм урман юлларыннан ерак китмәгез, башкаларны күздән югалтмагыз Торфлы янгынны сүндергәндә, янгын зонасында тирән чокырлар барлыкка килергә мөмкин булуын исәпкә алыгыз, шуңа күрә, янган катламының тирәнлеген алдан тикшереп, сак кына хәрәкәт итәргә кирәк.
Урманда учак ягучылар табылган очракта - полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә.