Җәйге һәм күңелле каникуллар дәвам итә! Китапханә һәм мәдәният йорты балалар өчен бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрә. Безнең чараларда катнашып, балалар күтәренке кәеф алалар. 13 август көнне, физкультурачылар көнендә, Песәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен саф һавада физкультурачылар көненә багышланган спорт-танып-белү программасы үткәрделәр.