"Саулык" социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Тынычлык әйлән-бәйләне" дип исемләнгән укыту-уен программасын үткәрделәр.
Чарада катнашучылар әйлән-бәйләннең төрле төрләре белән таныштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Әйләнә-тирәне, һәр кешенең эчке дөньясы тынычлыкка һәм гармониягә омтыла. Чарада катнашучылар илчеләр әйлән-бәйлән әйләнделәр: кояш чыгу юнәлешендә -сәламәтлек, уңыш өчен, кояшка каршы-дошманнардан, авырулардан саклану өчен. Катнашучылар чарадан соң кәефләре яхшырды, энергия тупланды, дип билгеләп үттеләр.