Дәвалаучы үләннәр

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Безнең тирә-ягыбызны чәчәкләр, үләннәр, агачлар, куаклар уратып алган. Алар безгә яшәр өчен кислород бүлеп чыгаралар, һәм хәтта кайбер авырулардан да дәвалыйлар. Яшел даруханә безнең аяк астыбызда, ә без шуны белмичә иң беренче дару төймәләренә үреләбез.

Бәзәкә китапханәчесе балаларны дәвалау үләннәре белән таныштыру максатыннан “Дәвалаучы үләннәр” дигән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде.

Алар бу чара барышында һәркайда үсеп утырган гади генә үләннәр- кычыткан, көтүче сукмкасы, ромашка, әрекмән, үги ана яфрагы һ.б. турында риваятьләр тыңладылар, үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре, җыю вакыты белән таныштылар. Шулай ук китапханәче балаларны табигать һәм анда яшәүче һәр җан иясенең   яклауга мохтаҗ икәнлеген дә әйтеп үтте, “Кызыл китап”, үсемлекләр турындагы матур әдәбият белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International