«Аяк астында даруханә» танып-белү сәгате

2022 елның 16 августы, сишәмбе

13 августта Тихоновсо авыл китапханәчесе яшь китап укучылар белән “Аяк астында даруханә” дип исемләнгән танып-белү уены үткәрде.

Балалар үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштылар, китапханәче безнең якта нинди шифалы үләннәр үсүен һәм аларның нинди дәвалау сыйфатларына ия булуын, үләннәр җыю кагыйдәләре һәм алардан дару препаратлары әзерләү ысуллары турында сөйләде һәм халык медицинасы буенча китаплар һәм дару үләннәре дөньясы белешмәләре белән таныштырды. Викторина ярдәмендә флора вәкилләренең күптөрлелеге турында белемнәрен ныгыттылар. Яшь китап укучыларны фитотерапия - үләннәр ярдәмендә дәвалау фәне белән таныштырды. Дару үләннәре үзләренең сыйфатлары буенча өлешчә химик препаратларны алыштырырга сәләтле. Балалар «Урман тарихы» һәм «Азбука здоровья»дигән совет чоры мультфильмнарын карадылар. Чара кызыклы   булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International