Дуслык чикләрне белми

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Камай авыл китапханәсендә  күрше Удмуртия Республикасының Иске Юмья авылыннан Новикова Людмила Аркадьевна белән балалар булды.

Китапханәче Г. Галимуллина балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм китап дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну белән китапханәче сөйләвен тыңладылар, китапханә буйлап экскурсия ясадылар, авыл тарихы белән таныштылар. Балалар рәсем күргәзмәләренә игътибар иттеләр. Соңыннан әкият геройлары турында викторина үткәрелде. Балалар бик күп тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International