Кичә муниципаль хезмәт ветераны Щукина Алевтина Сергеевна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Алевтина Сергеевна Ижевка җирле үзидарә Советы рәисе урынбасары булып 1993 елның июненнән 2001 елның августына кадәр эшли.
Юбилярны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен ТР Менделеевск муниципаль районының Мактау грамотасын тапшырды.