Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС актив рәсмиләштерелгән

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 номер СНИЛС актив рәсмиләштерелгән. гражданлык хәле актларын теркәү органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм дәүләт хезмәтләре порталында әнинең шәхси кабинетына хәбәр җибәрә.

Баланың СНИЛСы турында мәгълүмат әнигә, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси профильдәге анкета мәгълүматлары РПФна гражданлык хәле актларын теркәү органнарыннан кергән мәгълүматларга туры килә, дигән шарт белән килә. Шуңа күрә фамилия алыштырганда, хатын-кызга әлеге мәгълүматларны порталда да яңартырга киңәш ителә. Югыйсә баланың СНИЛСы аның шәхси кабинетында чагылыш тапмаска мөмкин. Әгәр әнинең дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү юк икән, РПФ яки КФҮ клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, сабыйга СНИЛС алырга мөмкин. Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен шулай ук СНИЛС рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка алучылар үзләре генә тапшыра ала.

СНИЛСны электрон рәвештә   саклап калырга яки теләгән очракта гади кәгазьдә бастырып чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта элек бирелгән иминият таныклыклары гамәлдә булуын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International