Менделеевскида «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

63 беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы алды.

Районда барлыгы 116 булачак беренче сыйныф укучысы җыелма алачак.

ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев балаларны, аларның әти-әниләрен котлады, шулай ук беренче сыйныфка баручыларга  портфельләр тапшырды. 

- Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар! Сезне тормышыгызда яңа этап белән котлыйм. 4 һәм 5 билгеләренә генә укыгыз, дәресләрдә укытучыларыгызны тыңлагыз. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм кызыклы мәктәп тормышы телим, - диде Эдуард Шәрәфиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International