Октябрь урамы, 6,8,10 йорт адресы буенча ишегалды бәйрәме узды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Халык өчен балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан ТИҮ рәисе белән берлектә концерт программасы әзерләнгән иде, балалар төрле уеннарда һәм күңел ачуларда катнаштылар.

Бәйрәм белән җыелучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев һәм «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлсинә Заһретдинова котладылар.

Биредә быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды - яңа уен элементлары, утыргычлар һәм чүп савытлары барлыкка килде, юл өслегенә ремонт ясалды, шуның өчен халык рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International